NEW
Font size
S
M
L
XL
Worksheetsтатар теле татар мәктәбе (9)
Total questions: 14
Worksheet time: 7mins
Name
Class
Date
1.
Көймәдә сүзенең икенче хәрефе алфавитта ничәнче урында тора?
a)
17
b)
18
c)
19
d)
20
2.
Төя сүзенең киләчәк заман хикәя фигыль формасында (III зат, берлек санда) дөрес язылган рәтне билгеләгез.
a)
төйяячәк
b)
төяячәк
c)
төйәчәк
d)
төеячәк
3.
Сүз басымы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
a)
аша (2 нче иҗек)
b)
ашама (2 нче иҗек)
c)
ашагыз (2 нче иҗек)
d)
ашагач (2 нче иҗек)
4.
Яңа сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез.
a)
мәдрәсә, почта, өлкә, рәис
b)
чабата, хәзрәт, мәчет, намаз
c)
шопинг, бейджик, магистр, бакалавр
d)
факс, принтер, супермаркет, ноутбук
5.
Килмәгән җире юк фразеологизмының мәгънәсе дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез.
a)
торыр урыны юк
b)
җир биләмәсе юк
c)
бар яктан да камил, матур
d)
бөтен эшкә дә катнашып йөри торган кеше
6.
Болыннарында сүзе морфемаларга дөрес бүленгән рәтне билгеләгез.
a)
болын-нар-ын-да
b)
болын-нар-ы-нда
c)
бо-лын-нар-ын-да
d)
болын-нары-нда
7.
Яшәрткәннәр сүзендә кушымчаларның ялгану тәртибе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
a)
ясагыч + модальлек + модальлек + бәйләгеч
b)
модальлек + модальлек + модальлек + бәйләгеч
c)
ясагыч + бәйләгеч + модальлек + ясагыч
d)
ясагыч + модальлек + модальлек
8.
Хәл фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез.
a)
Буш тегермән җилсез әйләнә
b)
Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр
c)
Укымыйча гыйлем юк, гыйлемсез көнең юк
d)
Язның бер көне елны туйдыра
9.
1,5; 5,8 кебек саннарның төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
a)
микъдар
b)
чама
c)
бүлем
d)
тәртип
10.
Калын хәрефләр белән бирелгән җөмлә кисәгенең төрен билгеләгез. Бу мәсьәлә шәһәр администрациясе җитәкчелеге тарафыннан хәл ителде. (Вакытлы матбугат)
a)
ия
b)
туры тәмамлык
c)
кыек тәмамлык
d)
рәвеш хәле
11.
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. Агыйдел аларны дымсуланып торган зәңгәр томаннары, ургылып аккан киң басулары белән каршылады. (В.Имамов)
a)
кыек тәмамлык, кыек тәмамлык, туры тәмамлык
b)
туры тәмамлык, туры тәмамлык, кыек тәмамлык
c)
туры тәмамлык, кыек тәмамлык, кыек тәмамлык
d)
кыек тәмамлык, кыек тәмамлык, кыек тәмамлык
12.
Бер составлы исем җөмләне билгеләгез.
a)
Туган җирең – Идел буе, Һәр телнең бар туган теле. (Н.Нәҗми)
b)
Тыңласыннар дисәң, аз сөйлә, Ишетсеннәр дисәң кычкырма. (Ш.Галиев)
c)
Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел! (Ш.Галиев)
d)
Киләчәгем өчен мәңге Кирәк телем! (Л.Шагыйрьҗан)
13.
Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. (Мәкаль)
a)
синтетик иярчен аергыч җөмлә
b)
синтетик иярчен урын җөмлә
c)
синтетик иярчен тәмамлык җөмлә
d)
синтетик иярчен рәвеш җөмлә
14.
Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. Чүлмәк чуенга бәрелсә дә, чуен чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла. (Мәкаль)
a)
бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
b)
тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
c)
тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
d)
берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
Reset
