wayground logo

Free Printable Worksheets

NEW

Font size

S
M
L
XL
Worksheets

Җөмләнең баш кисәкләре

Total questions: 10

Worksheet time: 4mins

Name
Class
Date
1.

1. Ияне табыгыз.

Әнисе дучмак пешерергә әзерләнә ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде (Р. Мөхәммәдиев).

a)

1) әнисе

b)

2) дучмак

c)

3) камыр

d)

4) он

2.

2. Иянең төрен билгеләгез.

Ат кузгалагы биек булып үсә.

a)

1) гади ия

b)

2) тезмә ия

c)

3) кушма ия

d)

4) катлаулы ия

3.

3. Кайсы җөмләдә ияне билгеләүдә хата бар?

a)

1) Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде (М. Мәһдиев).

b)

2) Резидәкәй матур, ни кайгың бар,

Нигә башың түбән иясең? (И. Юзеев).

c)

3) Сынау вакытында бишле - Өметгалигә зур бәйрәм (М. Юныс).

d)

4) Арада гыйлемлерәк кеше — Фәттах карт бар иде (Г. Ибраһимов

4.

4. Хәбәрне табыгыз.

Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады (М. Галәү).

a)

1) туктады

b)

2) килеп туктады

c)

3) чәчрәтә-чәчрәтә

d)

4) җитеп туктады

5.

5. Хәбәрнең төрен билгеләгез.

Ана бик тирән итеп көрсенеп куйды (Г. Әпсәләмов).

a)

1) гади фигыль хәбәр

b)

2) тезмә фигыль хәбәр

c)

3) кушма фигыль хәбәр

d)

4) кушма исем хәбәр

6.

6. Хәбәрнең төрен билгеләгез.

Җирдә кеше булу өчен,

Кеше күпме юллар үтә!..(Зөлфәт).

a)

1) гади фигыль хәбәр

b)

2) тезмә фигыль хәбәр

c)

3) кушма фигыль хәбәр

d)

4) кушма исем хәбәр

7.

7.Фигыль белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.

a)

1) Күктә соңгы йолдызлар сүнә (Г. Гобәй).

b)

2) Гармонь ничектер таныш кебек (А. Расих).

c)

3) Минем кәвешем әле өр-яңа... (Г. Исхакый).

d)

4) Илһам – күңелнең канаты (Ш. Галиев).

8.

8. Исем белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.

a)

1) Мәрдән абзый көлде. (Г. Гобәй).

b)

2) Хөсәен абзый шактый озак утырды... (Г. Гобәйдуллин).

c)

3) Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. (Г. Гобәй).

d)

4) Мин унсигез яшьләремдә идем. (Г. Гобәйдуллин)

9.

9. Сыйфат белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.

a)

1) Тагын елгалар бик күп. (Г. Гобәй).

b)

2) Мин үзем бик музыкаль кеше. (А Расих).

c)

3) Нинди ямьле аның ул бакчасы! (Д. Аппакова).

d)

4) Миңа, яланаяклы пырдымсыз малайга, монда искитәрлек берни юк иде. (Г. Бәширов).

10.

Ия белән хәбәр арасына сызык кайсы очракта куелмый?

a)

1) Ә бит өрәңге ботагындагы бияләй (?) Илгизнеке (Ф. Шәфигуллин).

b)

2) Ялгызның юлдашы (?) кайгы белән сагыш, ди (Г. Әпсәләмов).

c)

3) Авылда су кибү (?) зур эш (М. Мәһдиев).

d)

4) Яшьлектәге мәхәббәт (?) язгы ташу гына бит ул (М. Хәбибуллин