NEW
Font size
Worksheets"Аваз ияртемнәре"
Total questions: 25
Worksheet time: 13mins
1. Аңлаешсыз сөйләмне белдергән аваз ияртеме:
Чут-чут
У-у-у
Мыгыр-мыгыр
Без-без
2.Чишмә агуын белдергән аваз ияртеме:
Келт-келт
Чаж-чож
Челтер-челтер
Фьют-фьют
3.Аваз ияртемнәре нинди сүз төркеменә керә?
бәйләгеч сүз
модаль сүз
мөстәкыйль
дөрес җавап бирелмәгән
4."Кызлар ЧЫШ-ПЫШ сөйләшәләр" җөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килгән?
аергыч
хәбәр
хәл
тәмамлык
5. Аваз ияртемнәрен билгеләгез:
Тирән, мөмкин, ярый
дөбер-шатыр, шык-шык, гөр-гөр
-ук, -үк; гына-генә; -чы,-че
рәхмәт, кикрикүк, кар-кар
6.Нинди сүзләр аваз ияртеме була?
Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр.
Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр.
Предметны, затны белдерүче сүзләр.
Фигыльне ачыклап килгән сүзләр.
7)Җөмләнең ахырын табыгыз.
Сукыр егетнең таяк тавышы ишетелде: ...
тып-тып
даңгыр-доңгыр
чепер-чепер
елык-елык
8)Аваз ияртемнәре ничә төргә бүлеп карала?
ике: тавыш һәм ишетү тасвирлары;
ике: тавыш һәм образ тасвирлары;
өч: тавыш, образ һәм күрү тасвирлары;
дөрес җавап бирелмәгән.
9. Образ тасвирларын билгеләгез:
җилфер-җилфер, дөп-дөп, җем-җем;
кикрикүк, гөрс, мыр-мыр;
елтыр-елтыр, ялт-йолт, җем-җем;
шап-шоп, дөп-дөп, тып-тып;
10. Сагыз чәйнәүне белдергән аваз ияртемнәре:
Мышык-мышык
Лыгыр-лыгыр
Лач-лоч
Бак-бак
Рәсемдә бирелгән кош чыгара торган тавышны күрсәтегез:
тук-тук;
торрыйк-торрыйк;
черек-черек;
кыйгак-кыйгак;
12. Төзелеше һәм язылышы буенча аваз ияртемнәренең төрләре:
Кушма, тезмә, парлы
Тамыр, ясалма, тезмә
Ялгызак, парлы, катлаулы;
Тамыр, парлы, катлаулы;
13. Аваз ияртемнәре кайсы сүз төркемендәге сүзләр ясалуга нигез булып хезмәт итә?
Рәвеш, сан
Исем, фигыль
Сыйфат, алмашлык
Исем, сыйфат
14. Тавыш тасвирларын билгеләгез:
келтер-келтер, җилфер-җилфер, чут-чут;
елтыр-елтыр, лаштыр-лоштыр, ялт-йолт;
кыштыр-кыштыр, җем-җем, мыр-мыр;
шап-шоп, даң-доң, дөп-дөп;
15. Таңга каршы бер кошның тавышы ишетелә:...
Чут-чут;
Мыр-мыр;
Мияу;
Һау-һау;
16. Төзелеше буенча парлы аваз ияртемнәрен билгеләгез:
кар-кар, выж, һау-һау;
га-га-га, бак-бак, мияу;
гөлдер-гөлдер, тыпыр-тыпыр;
мыш-мыш, ап-ак, кып-кызыл;
17. Аваз ияртемнәреннән фигыль сүз төркеме ясалган рәтне күрсәтегез:
үкерә, мөгри, ысылдый;
гөрелте, кытаклый, кар-кар;
тыз-быз, гөж итә, быт-былдык;
ыгы-зыгы, ыжгыра, карга;
18. Җөмләләрдән аваз ияртемнәрен һәм аваз ияртемнәреннән ясалган фигыльләрне табыгыз.
Бүлмә тып – тын. Мич алдында чи учак утыны гына ялтырап ята. Ясалма рәвештә гырлыйбыз. Әркәшә акрын гына, мыркылдап сүгенә. Чыдый алмыйча, пырых – пырых көлеп җибәрәбез.
Тып – тын, гыр –гыр, пырых – пырых;
Тып – тын, ялтыр – йолтыр, гыр –гыр, мырык – мырык, пырых – пырых;
Тып – тын, пырых – пырых;
Гыр –гыр, мырык – мырык, пырых – пырых.
19. Рәсемдә бирелгән кош чыгара торган тавышны күрсәтегез:
чут-чут;
фьюу-фьюу;
кикрикүк;
күк-кү;
20. Калтырануны белдергән аваз ияртемен билгеләгез:
дер-дер;
келтер-келтер;
кыт-кыт;
келт-келт;
21. Бирелгән аваз ияртемнәренең русчага дөрес тәрҗемәсен табыгыз: бак-бак, кикрикүк
га-га-га, кукареку;
бак-бак, кукареку;
ква-ква, кукареку;
кря-кря, кукареку;
22. "Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр" җөмләсендәге аваз ияртеме нинди җөмлә кисәге булып килгән?
аергыч;
хәбәр;
хәл;
тәмамлык;
23. Образ тасвиры күрсәтелгән җөмләне билгеләгез:
“Күл өстендә җем-җем дулкыннар йөгерешә”;
“Сыер да тавышын артык күтәрми генә мөгрәп куя”;
“Һәркем тыз-быз йөгерешә”;
“Кыр базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла”.
24. Төшеп калган урыннарга тиешле аваз ияртемнәрен куегыз:
“Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай,
Рустагысы: ... – ди,
Татардагы: ... – ди.”
һау-һау, гав-гав;
гав-гав, һау-һау;
гав-гав, мыр-мыр;
га-га-га, һау-һау;
25. "Идел-йортка килә яңгыр – тәрәзәгә шыбыр-шыбыр нидер сөйли" җөмләсендәге аваз ияртеме нинди җөмлә кисәге булып килгән?
ия;
хәл;
тәмамлык;
аергыч;
