NEW
Font size
WorksheetsАлмашлыклар темасы буенча тест сораулары ( 6 нчы сыйныф)
Total questions: 25
Worksheet time: 13mins
1. Алмашлык нинди сүз төркеме ?
мөстәкыйль
бәйләгеч
модаль
җөмлә кисәге
2. Алмашлык нәрсәне белдерә ?
предметны
эш-хәлне
эш-хәлнең билгесен
исем, сыйфат, сан , рәвеш сүз төркемнәрен алмаштырып килә
3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?
җөмлә кисәге булмыйлар
ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр
аергыч кына булып киләләр
ия генә булып киләләр
4. Алмашлыклар нинди сүз төркемен алмаштырып килсәләр, ......
шул сүз төркеме төрләнә торган кушымчалар ала
шул сүз төркеме кебек зат-сан белән торләнә
шул сүз төркеменә әйләнә
шул сүз төркеме кебек языла
5. Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?
сөйләмне җәенкеләндерәләр
сөйләмгә образлылык өстиләр
бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар
дөрес җавап юк
6. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнәләр?
килеш
килеш , сан
килеш, сан , тартым
килеш, сан , тартым, юнәлеш
7. Нинди, кайсы алмашлыклары исемне ачыклап килгәндә, нинди җөмлә кисәге булалар?
ия
хәбәр
аергыч
хәл
8. Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
төрләнә;
төрләнми;
кайберләре төрләнә;
дөрес җавап юк
9. Зат алмашлыклары нинди җөмлә кисәге булып килә?
баш кисәкләр генә;
иярчен кисәкләр генә;
төрле җөмлә кисәкләре;
дөрес җавап юк
10. Язылышы хаталы булган рәтне табарга:
нинди, ниндидер, болай;
әллә кем, барлык, теләсә кем;
безнеке, кайда, кайдадыр;
һәр кайда, кайсы дыр, һич кайчан да.
11. Тартым алмашлыклары нәрсәне белдерә?
предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә;
затны яки предметны, аларның билгеләрен күрсәтү өчен кулланыла;
зат һәм предметларны җыеп яки аерым-аерым билгеләп күрсәтә;
предметның урынын күрсәтү өчен кулланыла.
12. Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына...
- дыр,- дер,- тыр, -тер кушымчаларын ялгап ясала
әллә кисәкчәсен өстәп ясала
–дыр, - дер, - тыр, - тер кушымчаларын ялгап яки әллә кисәкчәсен өстәп ясала
бугай кисәкчәсе остәлеп ясала
13. Юклык алмашлыклары …
сорау алмашлыкларының алдына һич, хэр сүзләрен өстәп ясала
сорау алмашлыкларының алдына һич яки бер сүзләрен өстәп ясала
сорау алмашлыкларыннан соң юк яки түгел сүзен өстәп языла
сорау алмашлыкларыннан соң юк яки түгел сүзен өстәп языла
14. Алмашлыклар, ясалышларына карап, ...
тамыр, ясалма, парлы алмашлыкларга бүленә
тамыр, ясалма, кушма, парлы алмашлыкларга бүленә
тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма алмашлыкларга бүленә
тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә алмашлыкларга бүленә
15. Тамыр алмашлыклар:.
ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер
кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр
ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый
ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан
16. Кушма алмашлыклар: ...
ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер
кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр
ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый
ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан
17. Парлы алмашлыклар: …
ничаклы, һичкайда, һичбер, кайсыбер, никадәр, һәркайсы, һәрбер
кем, нәрсә, мин, син, ул, без, сез, бу, шул, теге, ни, кай, үз, һәр
ничә, ничек, нигә, тегеләй, андый, мондый
ул-бу,тегене-моны, андый-мондый, алай-болай, тегеләй-болай, аннан-моннан
18. Тезмә алмашлыклар ничек языла?
бергә кушылып
сызыкча аша
һәр сүзе аерым
сызык аша
19. Зат алмашлыклары җөмләдә ...
ия булырга мөмкин
ия һәм хәбәр булырга мөмкин
иярчен кисәкләр булырга мөмкин
баш кисәкләр дә, иярчен кисәкләр дә булырга мөмкин
20. Әнә алмашлыгы ...
якындагы затны күрсәтү өчен кулланыла
якындагы затны яки предметны күрсәтү өчен кулланыла
ерактагы затны күрсәтү өчен кулланыла
ерактагы затны яки предметны күрсәтү өчен кулланыла
21. Ул ничә еллардан бирле шунда тора иде (А.Алиш) Шунда алмашлыгының нинди җөмлә кисәге булуын билгелә.
ия
хәбәр
хәл
тәмамлык
22. Әллә, -дыр,-дер кисәчәләре ялганып кайсы төр алмашлыклар ясала ?
тартым алмашлыклары
юклык алмашлыклары
билгеләү алмашлыклары
билгесезлек алмашлыклары
23. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала?
–ның , -нең
-сы, -се
-ныкы, -неке
-ны, -не
24. алай, әнә, шулай, тегеләй. Әлеге алмашлыклар мәгънә ягыннан кайсы төркемгә керә?
зат
күрсәтү
сорау
юклык
25.Җөмләдә билгеләнгән алмашлыкның төрен билгелә:
-Егерме өч яшьтә танк батальоны командиры булу - үзе батырлык! (С.Шакирдан)
сорау
билгеләү
тартым
билгесезлек
