NEW
Font size
Worksheetsгади җөмләдә тыныш билгеләре
Total questions: 16
Worksheet time: 8mins
1. Җөмләнең иясен билгеләргә:
Һәр кояшлы иртә үзе белән Алып килә безгә яңаны.
кояшлы
иртә
безгә
яңаны
1. Калын хәреф белән бирелгән сүз кайсы җөмлә кисәге булып килә? Һәркемгә үз әнисе газиз.
аергыч
тәмамлык
хәл
ия
1. Сорау билгесе урынына нинди тыныш билгесе куела? Хатын-кыз бертуктаусыз кайный ? киенәләр, ясаналар һәм буяналар.
сызык
өтер
ике нокта
куелмый
1. Әйтелү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләргә: Җомга намазы икән
хикәя
өндәү
сорау
тойгылы
1. Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп тора торган кисәк ничек атала?
кереш сүзләр
өстәлмәләр
күзаллаулы баш килеш
гомумиләштерүче сүз
1. Бөдрә чәчле сеңелем күз нурым сиңа атап язган бу җырым үзең кебек матур булсын иде... җөмләсеннән эндәш сүзләрне билгеләгез.
Сеңелем күз нурым
бөдрә чәчле сеңелем
җырым
бөдрә чәчле сеңелем күз нурым
1. Боеру җөмләне табыгыз.
Сезнең юлыгыз хата түгелме?
Хәлимов, син кая барасың?
Шаулама, йокласын.
Ут аламыни безне!
1. Җөмләдә нинди хәл аерымланган?
Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә атлады.
вакыт хәле
максат хәле
рәвеш хәле
сәбәп хәле
1. Җөмләдә нинди хәл аерымланган? Тагын мин, авылымны искә төшереп, ерактан балачагыма кайтам.
вакыт хәле
рәвеш хәле
сәбәп хәле
максат хәле
1. Кайсы билгеләмә иң дөресе? Синтаксис ...
тел төзелешен өйрәнә
телнең сөйләм төзелешен өйрәнә
җөмлә төзелешен өйрәнә
сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне өйрәнә
1. Хәлнең кайсы төре аерымланмый?
вакыт хәле
шарт хәле
максат хәле
урын хәле
1. Ия белән хәбәр арасына сызык куела
Ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем яки исем фигыль булса
Ия дә, хәбәр дә теләсә нинди исем яки теләсә нинди фигыль булса
Мин беркайчан да куеп тормыйм
Белмим
1. Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куярга кирәк?
Исәбем бер районга китеп эшләү.
Төн салкын, җилсез, аяз.
Ә бит аның маллары урамда аунап яткан таш түгел.
Өч кенә кеше булып чыкты болар.
1. Гадәти итеп кенә әйтелгән боеру җөмләдән соң ... куела.
өтер
өндәү билгесе
нокталы өтер
нокта
1. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан да ... белән аерыла.
Нокта
өтер
сызык
өндәү билгесе
1. Тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгән очракта ... куела.
сызык
өтер
ике нокта
нокта
