wayground logo

Free Printable Worksheets

NEW

Font size

S
M
L
XL
Worksheets

Иярченле кушма җөмләләр

Total questions: 10

Worksheet time: 5mins

Name
Class
Date
1.

Синтетик иярченле кушма җөмләне табыгыз

a)

Кар бетү белән, җир астыннан умырзая чыга.

b)

Чаллы юлын салу тәмамланды, шуннан соң эшчеләр икенче җиргә күчерелделәр.

c)

Кояш баеды да, яшьләр бригадасы эштән кайтты.

d)

Айсылу, йомшак тел белән җавап кайтарып, аларның да хәлләрен сораша.

2.

Аналитик төзелешле җөмләләрнең бәйләүче чараларын табыгыз

a)

фигыль формалары, кушымчалар, янәшә тору

b)

кушымчалар, янәшә тору

c)

парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр

d)

парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, тезүче теркәгечләр

3.

Аналитик төзелешле җөмләне табыгыз

a)

Без, берничә минут үтүгә, кайтып та җиттек.

b)

Кайда ныклы тәртип урнаштырыла, шунда эш бик җайлы бара.

c)

Кар сулары китеп бетте, җир кипте.

d)

Шаярудан кәефләнеп, Илсөяр рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

4.

Синтетик төзелешле җөмләләрнең бәйләүче чараларын табыгыз

a)

парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр

b)

кушымчалар, янәшә тору

c)

фигыль формалары, кушымчалар, бәйлекләр, янәшә тору

d)

парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, тезүче теркәгечләр

5.

Тыныш билгеләрен кайсы урыннарга куярга?

Таң беленүгә (1) ул (2) торып (3) йөри башлады.

a)

(1) өтер, (2) сызык

b)

 (1) өтер

c)

(1) өтер, (2) өтер, (3) өтер

d)

тыныш билгеләре куелмый

6.

Нинди тыныш билгесе куела?

Ул атасына охшаган ( ) күп сөйләшми, эшли дә эшли. 

a)

бернинди тыныш билгесе куелмый

b)

өтер куела

c)

сызык куела

d)

ике нокта куела

7.

Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала.

a)

тезмә кушма җөмлә

b)

аналитик иярченле кушма җөмлә

c)

синтетик иярченле кушма җөмлә

d)

гади җөмлә

8.

Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә.

a)

тезмә кушма җөмлә

b)

аналитик иярченле кушма җөмлә

c)

синтетик иярченле кушма җөмлә

d)

гади җөмлә

9.

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә ...

a)

өтер, ике нокта куела

b)

бернинди тыныш билгесе куелмый

c)

өтер генә куела

d)

белмим

10.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә ...

a)

өтер, ике нокта куела

b)

бернинди тыныш билгесе куелмый

c)

өтер генә куела

d)

белмим