wayground logo

Free Printable Worksheets

Font size

S
M
L
XL
Worksheets

Теркәгечләр һәм кисәкчәләр

Total questions: 10

Worksheet time: 5mins

Name
Class
Date
1.

Теркәгечләр нинди сүз төркемнәре?

a)

мөстәкыйль сүз төркемнәре

b)

бәйләгеч сүз төркемнәре

c)

хәбәрлек сүз төркемнәре

d)

модаль сүз төркемнәре

2.

Кисәкчәләр нинди сүз төркемнәре?

a)

мөстәкыйль сүз төркемнәре

b)

хәбәрлек сүз төркемнәре

c)

модаль сүз төркемнәре

d)

бәйләгеч сүз төркемнәре

3.

Кисәкчәләр сүзләргә:

a)

кушылып языла

b)

аерым языла

c)

сүзләргә кушылмый

d)

кушылып та, аерым да языла

4.

Кайсы очракта кисәкчәләр генә бар:

a)

китап та, түтәлләр дә, яулык та

b)

китапта, түтәлләр дә, яулык та

c)

китапта, түтәлләрдә, яулыкта

d)

китап та, түтәлләрдә, яулыкта

5.

Кайсы очракта язма дөрес?

a)

Кечкенә генә җил капка

ачыла да ябыла

b)

Кечкенә генә җил капка

ачылада ябыла.

c)

Кечкенәгенә җил капка

ачыла да ябыла

d)

Кечкенәгенә җил капка

ачылада ябыла

6.

Сызыклар урынына тиешле кисәкчәне куй:

Урманда нарат __, чыршы __ бар.

a)

та, да

b)

да, та

c)

та, та

d)

да, да

7.

Ал(да) көрәшләр(дә) булыр,

Югалып калсак кинәт,

Егылган(да) тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.


Да кайсы сүздә кисәкчә булып килгән?

a)

ал(да)

b)

көрәшләр(дә)

c)

егылган(да)

d)

монда кисәкчә юк

8.

Кайсы сүздә –ме кисәкчәсе языла?

a)

ярый…?

b)

мөмкин…?

c)

шулай…?

d)

ала...?

9.

Раслауны, ныгытуны белдерүче кисәкчәләр:

a)

–чы/-че, әле, инде, -сана/-сәнә

b)

гына/генә, кына/кенә

c)

ич, бит, ла/лә, лабаса/ләбаса

d)

-дыр, дер, -тыр, -тер

10.

Сүз ахырында килә торган -дыр/-дер, -тыр/-тер, -сана/-сәнә, -мы/-ме, -мыни/-мени, -чы/-че кисәкчәләре ничек языла?

a)

аерым

b)

сызыкча аша

c)

кушылып

d)

аерым да, сызыкча аша да